Иске Мичән авылының “Зөбәрҗәт” чишмәсендә гаилә өмәсе

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Мичән авыл җирлегенә кергән Иске Мичән авылының шәхси эшмәкәре Максудов Раиль гаиләсе белән узләре корган чишмәсен ел да карап, чистартып, яңартып торалар. Гаилә башлыгы Раиль, тормыш иптәше Инзилә һәм аларның 5 баласы шушы изге эштә бик теләп катнашалар. Бу ел алар буяу эшләре белән мәш килделәр. Аларның бу күркәм эшләре күпләргә үрнәк. Чишмә янындагы узләре булдырган  “Хэерия” бакчасын да зур игътибар белән карап, тәртипләп торалар. Бу изге эшләре өчен Мичән авыл җирлеге исеменнән рәхмәт җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International