«Гаилә – ил терәге» район конкурсының сайлап алу туры

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

17 майда Килдебәк мәдәният йортында Гаилә елы кысаларында «Гаилә – ил терәге» район конкурсының сайлап алу туры булып узды. Конкурста катнашучылар үзләренең иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен "гаилә белән таныштыру", "бала төрү", "токмач кисү" кебек конкурсларда күрсәттеләр, төрле катлаулы сорауларга җавап бирделәр. Ләкин иң мөһиме, алар гаиләнең кеше тормышында иң мөһиме булуын исбатладылар. Бу конкурста барлыгы 3 гаилә катнашты. Аларның һәрберсе үз номинацияләрендә җиңүче булды. Нәтиҗәдә, районда авыл җирлеген Хакимовлар гаиләсе тәкъдим итәчәк дип карар ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International