«Гаилә – бәхет ачкычы» дип исемләнгән кичә

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

 Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл вакытында - Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

  14 май көнне Халыкара гаилә көненә карата Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә,  «Ак калфак» клуб  әгъзалары өчен  әлеге бәйрәмгә багышланган  «Гаилә – бәхет ачкычы» дип исемләнгән кичә үткәрделәр. 

    Һәр гаиләдә гаилә традицияләренең роле бәхәссез. Алар барысы да гаиләне якынайта һәм тагын да ныграк һәм тату итә. Шуңа күрә,  Халыкара гаилә көнендә, “Ак калфак” клубы әгъзәләре өчен күңел ачу чаралары да оештырылды. Чарада катнашучылар үзләренең гаиләләренең гаилә кыйммәтләре, туганнарны берләштереп тора торган традицияләр белән уртаклаштылар, кызыклы гаилә тарихлары  турында сөйләделәр. Күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф белән өйләргә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International