17 майда Иске Икшермә авыл мәдәният йортында "Гаилә - ил терәге" район конкурсының торак этабы узды

2024 елның 21 мае, сишәмбе

17 майда Иске Икшермә авыл мәдәният йортында "Гаилә - ил терәге" район конкурсының торак этабы узды.Анда Абдуллиннар, Хәсәновлар һәм Биккининнар гаиләләре катнашты. Гаиләләр конкурс программасында актив катнаштылар.1 турда алар үз гаиләләре белән таныштыралар, аннары гаилә башлыклары  бәби төрү осталыгын күрсәттеләр, хатын-кызлар токмач кистеләр. Аннары интеллектуаль тур булды. Ә иҗади турда гаиләләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар һәм гаилә портретын ясадылар. Барлык катнашучылар да күтәренкелек, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр белән тулыландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International