1 июньдә мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар белән берлектә Өчиле авылында Сабантуйга бирнә җыю йоласын оештырдылар. Сөлгеләр һәм бүләкләр җыю-Сабантуй житунен бер хәбәре кебек. Гармун, җыр һәм бию белән матур милли костюмнарда мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар авыллар буйлап йөрделәр һәм барысын да бирнә җыюга һәм Сабантуй бәйрәмендә катнашырга чакырдылар. Гармунның шау-шулы тавышына өйдән кешеләр чыгып, артистлар белән бергә бии башладылар. Сабантуйга дип истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Бүләкләр озын баганага бәйләнде. Традицион бүләкләр булып яулыклар һәм матур итеп чигелгән сөлгеләр санала. Э бәйрәмебезнең төп бизәге-җигелгән ат иде.Җыю барышында җыелган барлык бүләкләр Сабантуй фондына җибәреләчәк.
Түбән Шытсу урта гомуми белем бирү мәктәбендә соңгы кыңгырау булды. 9 сыйныфны өч укучы тәмамлады. Яңа уку елына 5 укучы керергә планлаштыралар.
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Росреестр Татарстан Республикасы буенча Роскадастр белән берлектә балигъ булмаганнар катнашында күчемсез милек белән килешүләр төзү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Сезнең игътибарга иң актуаль сораулар һәм аларга җаваплар тәкъдим итәбез.
Шул ук вакытта электрон рәвештә бирелгән гаризалар буенча кадастр исәбен алу һәм көнкүреш күчемсез милегенә карата хокукларны теркәү вакыты бер көн генә
Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре гаилә елы уңаеннан "Әмин оныклары" исеме астында туганнар очрашуы уздырды. Очрашу барышында якты истәлекләр белән уртаклашу, җыр һәм бию оештырылды. Шулай ук чәй табыны әзерләнгән иде.
2 июнь көнне Юдино бистәсендә «Снежный Барс» спорт мәктәбе призына биатлон буенча ярышлар уздырылды.
2 июньдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты хезмәткәрләре традиция буенча «Бирнә» җыенында катнаштылар. Йола барышында җыелган барлык бүләкләр Сабантуй бәйрәмендә катнашучыларга бирелә.
31 май көнне Казан шәһәрендә пенсионерларның “Өченче буын” XIV республика Спартакиадасы үткәрелде.
Югары Симет мәдәният йорты һәм Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре авыл яшьләре белән берлектә «Сабантуй» милли бәйрәменә бирнә җыюны оештырдылар. Чара күңелле, бәйрәм кәефе белән үтте. Авылның барлык халкы актив катнашты.
"Саба чишмәлере" фольклор ансамбле солисты Хуҗина Венера хөрмәтенә Урта Нырты авыл клубында юбилей кичәсе узды.