Иштуган ФАП мөдире Башарова А. Ф. мәктәп яны лагеренда "Сак булыгыз эссе сугу!" темасына леция үткәрде.
1 июньнән Татарстан Республикасының Бердәм сәламәтлек саклау колл-үзәге кыска номерга күчте.
Хәзер 03-16 җыю җитә. Бу кәрәзле телефоннан шалтыратканда.
Сәрдә авылында милли бәйрәм Сабантуй өчен "Бирнә җыю"
Шекше авылында милли бәйрәм Сабантуй өчен "Бирнә җыю"
2024 елның апрелендә Шекше һәм Алан-Елга авылларында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан «Минем гаиләмнең шәҗәрәсе - минем авыл тарихым»дигән яңа проект эшли башлады. Ике ай дәвамында гаиләләр үз нәселенең тарихын өйрәнгәннәр, архивларга мөрәҗәгать иткәннәр, документлар белән эшләгәннәр, гаилә агачлары ясаганнар. 31 майда «Гаилә-илнең таянычы» бәйгесе кысаларында беренче нәтиҗәләр ясалды, күргәзмә әзерләнде һәм үз шәҗәрәләрен тәкъдим иткән гаиләләр - Ханнановлар, Гатиятовлар, Хәйретдиновлар, Таһиров-Закировлар, Хисмәтовлар билгеләп үтелде. Алар «Минем гаиләмнең шәҗәрәсе - авылым тарихы» проектын спонсорлардан акчалата бүләкләр алдылар,проект агымдагы ел дәвамында үз эшен дәвам итәчәк.
«Гаилә-илнең таянычы» бәйгесендә Шекше авыл җирлегенең иҗади гаиләләре катнашты. Мөхәммәтҗановлар, Ибәтуллиннар, Сабирҗановлар, Мәҗитовлар конкурс турларыннан торган матур кичәдә катнаштылар: «Таныштыру», «Бала төрү», «Токмач кисү», «Интеллектуаль тур», «Иҗади номер». Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хәйретдинов җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Ахырда бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны тәмле сыйлар көтте.
Ел саен 1 июньдә бөтен дөньяда Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балачак- иң күңелле, иң бәхетле вакыт. Елның нинди генә вакыты булмасын, балачакның һәр мизгеле күңелле һәм кабатланмас булып истә калачак.
Электрон сигаретлар һәм вейплар куллану яңа авыру тудырды – EVALI – электрон сигаретлар яки вейплар куллану белән бәйле үпкәләргә зыян килү.