ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Чәчүлекләрне кабул итү

Тэги: УСХИП

Ел саен 1 июньдә бөтен дөньяда Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балачак- иң күңелле, иң бәхетле вакыт. Елның нинди генә вакыты булмасын, балачакның һәр мизгеле күңелле һәм кабатланмас булып истә калачак. 

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба районы

Электрон сигаретлар һәм вейплар куллану яңа авыру тудырды – EVALI – электрон сигаретлар яки вейплар куллану белән бәйле үпкәләргә зыян килү.

Никотинга бәйлелектән котылуның методикасы:

Шәмәрдән авылы балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Сабантуй бәйрәме алдыннан Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре борынгы татар йоласын Сабантуйга “Бирнә җыю” үткәрделәр. Авылларда бүләкләр җыю бәйрәм башланырга бер атна кала башлана. Авыл халкы яулык, сөлге, тукыма кисәкләре бүләк итә. Алынган бүләкләр Сабантуйда уздырыла торган ярышларда тапшырылачак.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

2024 елның 1-2 июнендә Буа шәһәрендә «Сәламәтлек»Татарстан Республикасы ХХІ авыл Спартакиадасы программасы буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона уеннары (1 зона) узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авылында оешмалар һәм предприятиеләр көче белән милли Сабантуй бәйрәме өчен "Бирнә  җыю" узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Балаларны яклау көнендә Шәмәрдән авылында балалар Сабантуе узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

2
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Саба китапханәсе Гаилә паркында узган Балаларны яклау көненә карата багышланган бәйрәм чарасында мастер- класслар белән катнашты. Балалар бик теләп браслет, муенса ясадылар, гипстан фигуралар, сумка шоперлар бизәделәр. 

Тэги: мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International