Шекше авыл җирлегендә «Гаилә-илнең таянычы» бәйгесе

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

«Гаилә-илнең таянычы» бәйгесендә Шекше авыл җирлегенең иҗади гаиләләре катнашты. Мөхәммәтҗановлар, Ибәтуллиннар, Сабирҗановлар, Мәҗитовлар конкурс турларыннан торган матур кичәдә катнаштылар: «Таныштыру», «Бала төрү», «Токмач кисү», «Интеллектуаль тур», «Иҗади номер». Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хәйретдинов җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Ахырда бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны тәмле сыйлар көтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International