Татарстанның Бердәм сәламәтлек саклау колл-үзәге номеры хәзер кыска.

2024 елның 3 июне, дүшәмбе
Татарстанның Бердәм сәламәтлек саклау колл-үзәге номеры хәзер кыска

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

1 июньнән Татарстан Республикасының Бердәм сәламәтлек саклау колл-үзәге кыска номерга күчте.

Хәзер 03-16 җыю җитә. Бу кәрәзле телефоннан шалтыратканда.

Стационар телефоннан шалтыратканда 8 800 200-03-16 номерын җыярга кирәк.

Шалтыратулар бушлай, колл-үзәк тәүлек буе эшли.

Яңа номерны истә калдыру җиңел:

03 - ашыгыч медицина ярдәме номеры, 16 - төбәк коды.

Күчеш чорында шалтыратулар иске номер буенча да кабул ителә: 558-03-03.

Колл-үзәк операторлары Татарстанның барлык медицина оешмалары эшли торган мәгълүмат системасына тоташтырылган.

Монда медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы теләсә нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шул исәптән:

- табибка кабул итүгә язылу;

- вакцинациягә язылу;

- диспансерлаштыруга язылу;

- табибны өйгә чакыру.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International