Саба пенсионерларының чираттагы җиңүе

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

31 май көнне Казан шәһәрендә пенсионерларның “Өченче буын”  XIV республика Спартакиадасы үткәрелде. Анда Татарстанның барлык шәһәр һәм район командалары катнашты. Программада дарст, 50 метрга йөзү, өстәл теннисы, 1000 метрга йөгерү, электрон мишеньга ату һәм эстафета ярышлары каралган иде. Башта районда сайлап алу ярышлары узып команда тупланды. Анда Шәмәрдәннән Михаил Карамышев, Равия Фәсхетдинова, Хания Галимуллина, Югары Утардан Фәннүр Бәшәров, Иске Мичәннән Рамил Мостафин, Сабадан Тәскирә Ханнанова, Светлана Кириллова, Рузалия Фәйзрахманова, Альфред Габдрахманов, Рәшит Кәримов һәм Сабадан һәм Урта Сабадан Азат Дәүләтшин керде. Әлеге состав нык әзерлекле, көчле рухлы икәнен исбатлады һәм ахыргы нәтиҗәдә беренче урынны яулады. Командага кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Аеруча шәхси беренчелектә зур көч керткән Р. Фәйзрахманова (өстәл теннисында 1 нче урын), Р.Фәсхетдинова (атуда 1 нче урын), А.Дәүләтшин, Х.Галимуллина (1000 метрга йөгерүдә 2 урын) билгеләп үтәсе килә.

Пенсионер спортчыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International