ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

9 нчы июнь көнне Мичән авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гөрләп узды. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү, өлкәннәр һәм балалар өчен милли һәм мавыктыргыч уеннар, авыл халкының концерты, көрәш, спорт уеннары (аркан тарту, гер спорты, әтәч тоту, еракка итек ату, утын кисү, тачкада ярышу, таяк тартышу, волейбол), артистлар чыгышы булды.  

Тэги: Мичән авыл җирлеге

12 июньдә илебез төп бәйрәмнәрнең берсен - Россия көнен билгеләп үтә. Бүген Россиянең дәүләт бәйрәме уңаеннан "Гаилә" паркында МБОУ ДО "Х.һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы сувенир әйберләр сату-күргәзмәсе һәм мастер-класс үткәрделәр. Сувенирларны һәм бизәнү әйберләрен сайлау өлкәннәрне дә, балаларны да битараф калдырмады. Теләүчеләр бик теләп истәлекле бүләкләр алдылар.

Тэги: мәдәният бүлеге

Район Сабантуенда Мичән авыл җирлеге җигелгән атлар парадында катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Мичән авыл жирлегендэ, Саба ҖЧҖнең "Мичән" бүлекчәсендә кукуруз чәчү эшләре тәмамландыды

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.

Саба районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшыруны дәвам итәләр.

2024 елның 10-12 июнендә "Зарница 2.0" Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Россия көне - Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме, ул ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә.2002 елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне дип атала иде. Бүген Россия көне патриотик төсмерләр ала һәм Россия халкының милли бердәмлеге һәм илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык символына әверелә. Бу бәйрәм  илдә иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Шушы көн уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен «Россия көне» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар әлеге бәйрәмнең тарихы турында белделәр,үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

8 июньдә Лесхоз авыл китапханәсендә Лесхоз мәдәният йорты белән берлектә экологик викторина узды. Викторинаның төп бурычлары: балаларның туган табигать турында белемнәрен ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт аша балаларда табигатькә ныклы кызыксыну формалаштыру.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Район Сабантуенда Мишә авыл җирлеге җигелгән атлар парадында катнашты.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International