Саба районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшыруны дәвам итәләр. Коткаручылар барлык сынауларны җиңел генә җиңеп чыктылар, чөнки яхшы физик формада булу — гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен мәҗбүри шарт. ГТО нормаларын тапшыручыларның күбесе алтын значок яуладылар. Нормативларны уңышлы тапшыруыгыз белән котлыйбыз! Әфарин!