9 июнь көнне Мичән авыл җирлегендә милли бәйрәм - Сабантуй бәйрәме узды!

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

9 нчы июнь көнне Мичән авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гөрләп узды. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү, өлкәннәр һәм балалар өчен милли һәм мавыктыргыч уеннар, авыл халкының концерты, көрәш, спорт уеннары (аркан тарту, гер спорты, әтәч тоту, еракка итек ату, утын кисү, тачкада ярышу, таяк тартышу, волейбол), артистлар чыгышы булды.  Бәйрәмнең махсус кунаклары татар эстрадасының күренекле артистлары - Айгол Бариева, Ринат Рахматуллин үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Сабантуйның алып баручысы Искәндәр Заһидуллин уеннарны югары дәрәҗәдә күңелле итеп оештырды. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез!  Халык бәйрәмнән бик канәгать булып таралды. Татарча көрәштә абсолют батыр булып Яңа Мичән авылыннан Айнур Мубараков калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International