"Россия көне" - мәгълүмат сәгате.

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Россия көне - Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме, ул ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә.2002 елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне дип атала иде. Бүген Россия көне патриотик төсмерләр ала һәм Россия халкының милли бердәмлеге һәм илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык символына әверелә. Бу бәйрәм  илдә иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Шушы көн уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен «Россия көне» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар әлеге бәйрәмнең тарихы турында белделәр,үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International