ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2024 ел
җомга

Районыбызның бер төркем мәктәп укучылары 3-5нче июль көннәрендә «Казан Экспо” күргәзмәләр залында үтүче “Агроволга – 2024” халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә булып кайтты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Юлбат авыл җирлеге территориясендә җәмәгать территорияләренең һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләре дәвам ителә.⠀

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Онлайн-бәйгедә җиңүче Саба муниципаль районы ГТО тест үзәгеннән күптән көтелгән бүләген алды.

4 июльдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшь укучылар өчен "Игътибар! Яңа китаплар!» дип исемләнгән әңгәмә үткәреп, балаларга яңа әдәбият турында сөйләделәр, мавыктыргыч басмалар тәкъдим иттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3 июльдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре юл хәрәкәте турында кызыклы танып белү сәгате үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

2 июльдә Юлбат мәдәният йорты һәм балалар өчен авыл китапханәсе мөдирләре ачык һавада әңгәмә-диалог формасында китапларга күзәтү оештырдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

 Районыбызның Иске Икшермә авылында урнашкан “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагерендә җәй буена балаларның шат авазы тынып тормый. Бүгенге көндә биредә  “Сәләт-Саба” сменасы үз эшчәнлеген алып бара.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы (Шәмәрдән зонасы) буенча үткәрелүче пляж волейболы ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы актив катнашып 2 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

"Бер яхшы сыйфат бар: ул кешегә ия булганда, ул Аллаһы Тәгаләгә якынрак була. Бу сыйфат-башкаларның гөнаһларын яшерү."Нургали" мәчете янындагы лагерьның 4 көне нәкъ менә шушы темага багышланган иде. Аннары балалар кәгазьдән эшләнмәләр ясадылар. Көн ачык һавада актив уеннар белән тәмамланды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

4
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

   Бүген «Алдынгылар хәрәкәте» нең Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Хазиев һәм Юлбат төп мәктәбенең «Беренчел бүлекчәсе» активисты Рәнис  Хуҗин ТНВ каналында «Манзара» тапшыруында кунакта булдылар.

   Егетләребез  тапшыруда Сабада соңгы айларда башкарылган эшләр турында таныштырдылар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм йөзеннән үткерелеп килүче чаралар хакында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International