Мәктәп укучылары - “Агроволга-2024” күргәзмәсендә

2024 елның 5 июле, җомга

Районыбызның бер төркем мәктәп укучылары 3-5нче июль көннәрендә «Казан Экспо” күргәзмәләр залында үтүче “Агроволга – 2024” халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә булып кайтты. Әлеге сәяхәт укучыларга һөнәри юнәлеш бирү максатын күздә тотып оештырылды. Күргәзмәдә 15 меңнән артык агросәнәгать  белгече һәм 400дән артык компания очрашты. Күргәзмәнең мәйданы 48 гектар урынны били. Инде 3нче ел рәттән үткәрелүче халыкара күргәзмәдә Россия, Кытай, Беларусия, Төркия һәм Иран вәкилләре үз продукциясен тәкъдим итә. Биредә аграрийлар һәм терлекчеләр өчен махсус җиһазлар һәм техника, запас частьләр һәм цифрлы чишелешләр, нәсел материалы, азык, дарулар һәм витаминнар белән танышырга, сатып алырга мөмкин. Укучылар күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар һәм зур тәэсирләр белән кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International