“Сәләт-Саба” да сәләтлеләр ял итә

2024 елның 5 июле, җомга

 Районыбызның Иске Икшермә авылында урнашкан “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагерендә җәй буена балаларның шат авазы тынып тормый. Бүгенге көндә биредә  “Сәләт-Саба” сменасы үз эшчәнлеген алып бара. Иң актив, иң креатив, иң кызыксынучан, гомумән, укучыларның иң-иңнәре – 85 бала биредә ял итеп кенә калмый, бүгенге яшүсмер өчен кызыклы, файдалы, кирәкле күнекмәләр белән шөгыльләнә, әти-әни канаты астыннан чыгып, башка мохиттә яшәп карый. Әлеге сменада ял итәргә теләүчеләр саны бик күп, 10 укучы хәтта башка районнан килеп ял итә. Биредә бер ял иткән бала икенче елга тагын киләм дип кайтып китә. Чөнки биредәге җылы, алдынгы карашлы, беркайчан да ардырмый торган мохит ул башка бер җирдә дә була алмый! Сменаның соңгы көннәрен балалар тарихи Биләр шәһәрчегендә урнашкан палаткаларда яшәп уздырачак һәм районыбыз данын яклап, төрле бәйгеләрдә чыгыш ясаячак. Район башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илфат Фоат ул Шакиров, “Сәләт” Клубы Президенты Айгөл Габдрахманова катнашында сменаның тантаналы ачылышында сәлкешләр шундый шәп мөмкинлек тудырганнары өчен җитәкчелеккә зур рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International