Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Егетләр командалары арасында пляж волейболы ярышлары дәвам итә. Финанс – бюджет палатасы егетләре исә әлеге уеннарда ике командада көч сынашалар. Волейбол уеннары шикелле үк, пляж волейболы да күмәк уен һәм нәтиҗәлелеккә дә һәр уенчының тырышлыгы, осталыгы аша ирешергә мөмкин.
Югары Симет күпфункцияле үзәгендә ремонт эшләре бара. Бинаның периметры буенча брусчатканы тигезлиләр, фельдшер-акушерлык пунктында плитка урнаштыралар. Эшне ПМК-Мелиорация башкара.
Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире «Сэйлэн» клубы әгъзалары – Шәмәрдәннең “Салават купере” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Бергә булу бәхете» акциясен үткәрде.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар дуслык һәм гаилә темасы белән бәйле сорауларга җавап бирделәр, бу бәйрәмнең тарихын белделәр, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар.
"Агроволга 2024" халыкара агросәнәгать күргәзмәсе
5 июнь көнне Лесхоз интернат йортының социаль хезмәтләр алучылары «Гаилә» паркында экскурсиядә булдылар. Аллея буйлап йөрделәр, паркның матурлыгына сокланып карадылар: чәчәкләр, агачлар, куаклар. Социаль хезмәт алучылар «Гаилә кыйммәтләре» темасына ачык һавада әңгәмә үткәрделәр. Һәркем үз гаилә традицияләре турында сөйләде.
Финанс-бюджет палатасы кызлары районда узган "Автоледи - 2024" бәйгесендә катнашып, көчләрен сынап карадылар. Нәтиҗәдә, Эльмира Валеева белән Рузалия Дәүләтшина беренче бишлеккә эләктеләр.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында шторм кисәтүе
2024 елның 6 июлендә көндез һәм кичендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә Актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшен, җилнең 22-27 м/с кадәр көчәюе, яңгырлар, локаль зур боз көтелә.
«Аллаһияр Вәлиуллинның мәдәни мирасы» - түгәрәк өстәл