«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениясе тәрбияләнүчеләрененең Байлар Сабасына экскурсиясе

2024 елның 5 июле, җомга
5 нче июль көнне Югары утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр тәрбияче апалары белән Байлар Сабасында экскурсиядә булдылар. Эссе һава торышына карамастан, паркта күңел ачтылар, кибеттән төрле тәм-томнар алдылар. Балалар тәрбиячеләр белән бергә "Магнит" кибете челтәрендә булдылар. Алар анда үзләре теләгән ризыкларны, көнкүреш кирәк-яракларын алдылар. Балалар үзләре сатып алган әйберләрдән бик канәгать калдылар. Аннан балалар “Гаилә” һәм "Олимп" паркына бардылар, вакытны бик күңелле үткәрделәр. Экскурсия балаларга бик ошады. Көн бик кызыклы һәм файдалы үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International