«Алдынгылар хәрәкәте» нең Саба җирле бүлекчәсе «Манзара» тапшыруында кунакта

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

   Бүген «Алдынгылар хәрәкәте» нең Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Хазиев һәм Юлбат төп мәктәбенең «Беренчел бүлекчәсе» активисты Рәнис  Хуҗин ТНВ каналында «Манзара» тапшыруында кунакта булдылар.

   Егетләребез  тапшыруда Сабада соңгы айларда башкарылган эшләр турында таныштырдылар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм йөзеннән үткерелеп килүче чаралар хакында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International