Сүлә авылында үзара салым чаралары хисабына агач кисү һәм елгаларны чистарту эшләре бара.
2024 елның 25 июле 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2024 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән явым-төшем көтелә: яшен, 15-20 м/с көчле җил , локаль рәвештә боз яварга мөмкин.
Кече Шыңар авылында Кооператив урамында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча торак төзелеше дәвам итә. Төзелеш эшләрен Саба районы РСУ идарәсе башкара.
23 июльдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча экскурсия оештырдылар. Маҗаралар эзләп киткән төркем Кызыл Мишә авылыннан балаларны, шулай ук җәйге каникулларга килгән малайларны һәм кызларны җыйды. Маршрутның программасы танып белү, күңел ачу һәм иҗади иде. Беренче эш итеп балалар һәм аларны озата йөрүче өлкәннәр Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, Урман хуҗалыгы үзәгендә алар Кызыл Шапочка белән очраштылар, Убырлы карчык биремнәрен үтәп квест уздылар һәм Урман хуҗалыгы мәдәният йортында урнашкан тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Милли ризыклар белән татлы чәй, агач савыт-саба бизәкләре буенча иҗат остаханәсе, тылсымлы кыңгырау турында мультфильм карау - шулай ук экскурсиянең матур мизгелләре булды. Яшь туристлар күргәннәрдән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, үзләренең иҗади сәләтләрен үстерделәр, вакытны бик яхшы уздырдылар.
Район мәдәният йорты “Калатау серләре” исемле туристик маршрут оештырды. Экскурсия Өтернәс авылы тарихыннан башланды. Шулай ук чаңгы трассасы белән таныштык. Экскурсия гасырлар тарихыннан персонажлар һәм әкият геройлары белән озатылды. Балаларга тарихи Калатау турында тыңлау кызык иде. Калатау шулай ук үзенең умартачылыгы белән дә билгеле, балалар бу һөнәрнең күп кенә серләрен белделәр. Алар шулай ук “Гаилә агачы” мастер-классында катнаштылар һәм самовардан тәмле коймак һәм чәй белән сыйландылар.
Бүген Түбән Шытсу авылында үзара салым хисабына юл ремонты башланды. Ремонт күләме 3305 кв.м тәшкил итә. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
2024 елның 24 июле 15.00 сәгатьтән 7 июль 20.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2024 елның 24 июлендә көннең икенче яртысында һәм кичендә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с) көчәюе булыр дип көтелә.
2024 елның 10 июнендә ИП Ахсанова Л.Т. (Саба районы) сәүдә объектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел №2463 карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен аңлатып, сатучылар өчен семинар оештырылды һәм үткәрелде», - дип хәбәр итте коррупциягә каршы юнәлештәге һәм тарату материалы таратылды.
Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.