«Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты.

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

23 июльдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча экскурсия оештырдылар. Маҗаралар эзләп киткән төркем Кызыл Мишә авылыннан балаларны, шулай ук җәйге каникулларга килгән малайларны һәм кызларны җыйды. Маршрутның программасы танып белү, күңел ачу һәм иҗади иде. Беренче эш итеп балалар һәм аларны озата йөрүче өлкәннәр Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, Урман хуҗалыгы үзәгендә алар Кызыл Шапочка белән очраштылар, Убырлы карчык биремнәрен үтәп квест уздылар һәм Урман хуҗалыгы мәдәният йортында урнашкан тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Милли ризыклар белән татлы чәй, агач савыт-саба бизәкләре буенча иҗат остаханәсе, тылсымлы кыңгырау турында мультфильм карау - шулай ук экскурсиянең матур мизгелләре булды. Яшь туристлар күргәннәрдән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, үзләренең иҗади сәләтләрен үстерделәр, вакытны бик яхшы уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International