Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пихта һәм үләннәрдән хуш исле һәм дәвалау мендәрләре ясау технологиясе буенча актив эш алып барыла. Социаль хезмәтләр алучылар бу эштә актив катнаша.
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан МХОдә катнашучыларның гаиләләрен азык-төлек һәм көнкүреш химиясе белән тәэмин итүне дәвам итә. Хәйрия акциясенең икенче этабы старт алды, ул республиканың барлык шәһәрләрен һәм районнарын колачлый. Гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 303,5 тонна тәшкил итә. Акцияне гамәлгә ашыруга «Нәфис» фонды 40,4 млн сум акча җибәргән.
Татарстан Республикасы буенча «Авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү» Дәүләт программасының "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" федераль проекты буенча Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы торак пунктында 500 урынга исәпләнгән мәктәпкә җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары төзелә.
Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Урманнар һәм инновацияләр» VII слетын ачу тантанасы узды. Слет өч көн — 24 июльдән 26 июльгә кадәр мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм төбәктә игълан ителгән фәнни-технологик үсеш елы кысаларында оештырыла.
Быел иң көчле мәктәп урманчылыгы исеме өчен 31 команда көрәшә, шулай ук слетта Марий Эл Республикасы һәм Чувашия мәктәп урманчылыклары әгъзалары да катнаша. Форумга барлыгы 200 кеше җыелган.
25 июльдә Байлар Сабасы кунаклары өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты оештырылды. Туристлык маршруты Лесхоз бистәсенең дендрология бакчасында һәм Саба урманчылыгы музеенда булудан башланды. Аннары кунаклар тылсымлы кыңгырау эзләп мавыктыргыч квест үттеләр һәм "Колокол"музеенда булдылар. Кунакларны җыр-биюләр белән каршы алдылар, тәмле камыр ризыклары һәм чәй белән сыйладылар. Экскурсия "Саба бизәкләре"иҗади проекты буенча мастер-класс белән тәмамланды.
25 июль көнне "Саба яшьләре" проекты кысаларында Саба район китапханәсендә "Кара каршы сөйләшү" яки Рэп батл дип исемләнгән очрашу узды. 15 июльдән 24 июльгә кадәр Саба, китапханә сүзләре кергән Рэп уку буенча видео бәйге игьлан ителгән иде.Яшьләрдән унбишкә якын видео язма килде. Катнашучылар Саба китапханәсенә очрашуга чакырылып, үзләренең иҗади эшләрен махсус кунаклар Либертас төркеме солисты Ильназ Кактус һәм яшь башкаручы Миләшкә тәкъдим иттеләр, аларның киңәшләрен алдылар. Рэп осталары үзләренең җырларын башкардылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.Чара сорау алышу, рэп җырлары белән үрелеп барды.
Кашапов Роберт Нәҗип улы вафат.
Ул 20 елдан артык "Саба"ҖЧҖендә баш хисапчы булып эшләде. Шул рәвешле районның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертте. Саба муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән Кашаповлар гаиләсенең һәм мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Хушлашу тантанасы 26.07.2024 көннең беренче яртысында түбәндәге адрес буенча узачак: Байлар Сабасы, Пушкин ур., 14а. Җирләү Килдебәк авылы зиратында узачак.
"Солдатны сакладым” дип исемләнгән акция
"НЫРТЫ "АХП"ҖЧҖендә көзге чәчү өчен авыл хуҗалыгы җирләрен әзерләү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация