«Урманнар һәм инновацияләр» VII слеты

2024 елның 26 июле, җомга

Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Урманнар һәм инновацияләр» VII слетын ачу тантанасы узды. Слет өч көн — 24 июльдән 26 июльгә кадәр мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм төбәктә игълан ителгән фәнни-технологик үсеш елы кысаларында оештырыла.

 

Быел иң көчле мәктәп урманчылыгы исеме өчен 31 команда көрәшә, шулай ук слетта Марий Эл Республикасы һәм Чувашия мәктәп урманчылыклары әгъзалары да катнаша. Форумга барлыгы 200 кеше җыелган.

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International