Кашапов Роберт Нәҗип улы вафат

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Кашапов Роберт Нәҗип улы вафат.

Ул 20 елдан артык "Саба"ҖЧҖендә баш хисапчы булып эшләде. Шул рәвешле районның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертте.

Саба муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән Кашаповлар гаиләсенең һәм мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Хушлашу тантанасы 26.07.2024 көннең беренче яртысында түбәндәге адрес буенча узачак: Байлар Сабасы, Пушкин ур., 14а. Җирләү Килдебәк авылы зиратында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International