Сәрдә авылында үзара салым акчасына юллар ремонтлау
"Хәрәкәттә бәрәкәт" республика видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм ГТО аерымлык алтын билгесен тапшыру. Конкурста җиңүчеләр Миңнегулов Әмин Ибраһим улы һәм аның оныгы Миңнегулова Алсу Илдар кызы.
Алан-Елга авылында үзара салым акчасына юллар ремонтлау
Сыек комплекслы ашламалар куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе
Югары Шытсу авылында үзара салым хисабына балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштыру эше бара. Эшне "ПМК-159" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында "Экстремизмга - юк" акциясе кысаларында балалар белән шул темага әңгәмә үткәрелде, проблемалы ситуацияләр чишелде, тыныч тормыш, имин, бәхетле балачак турында рәсем буядылар. Саф һавада төрле кызыклы уеннар уйналды.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәрләре халык арасында экстремизмга каршы тору турында буклетлар тараттылар, «экстремизм» төшенчәсенең мәгънәсен һәм аның тискәре нәтиҗәләрен аңлаттылар.
17 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йортында рус бильярды буенча ачык турнир башланды, анда Мишә авыл җирлеге халкы катнаша
17 сентябрь көнне Иванова М. И. “Террор юк!” темасына сәнгать бүлеге укучылары белән әңгәмә үткәрде.
Балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар һәм һәрчак саклык һәм уяулык күрсәтергә кирәклеген аңладылар.
17 нче сентябрь көнне, Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлитов, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шафигуллин, Мамадыш шәһәрендә узган "Авыл туризмы"аграр яшьләр берләшмәсе зона чарасында катнаштылар.