"Хәрәкәттә бәрәкәт" республика видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм ГТО аерымлык алтын билгесен тапшыру

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Конкурста җиңүчеләр Миңнегулов Әмин Ибраһим улы һәм аның оныгы Миңнегулова Алсу Илдар кызы. 

Әмин Ибраһимович-спорт сөюче. Әмин Ибраһимович 69 яшендә күп кенә яшьләргә үрнәк булырлык. Ул чаңгыда марафон дистанцияләрен йөгереп уза. Шулай ук көн саен йөзә һәм йөгерә. Җиңел атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында җиңүче. 2021 елда гаиләсе белән бергә Татарстан Республикасы гаилә командалары арасында ВФСК ГТО фестивалендә көмеш призер булды. Әмин Ибраһимович үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора. Аңа озын гомер телибез!

Спортчыларыбызны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар, яңа җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International