Рус бильярды буенча ачык турнир

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

 Бильярд буенча турнир-гади ярыш түгел, бу уенны яратучылар өчен дә, яңа уенчылар өчен дә күңелле вакыт үткәрү. Бильярд башка күп кенә спорт уеннарыннан үзенең чагыштырмача тынычлыгы белән аерыла - әлеге уен төре интеллектуаль сәләтләрне үстерә һәм фикерләүне гармонияләштерә.

17 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йортында рус бильярды буенча ачык турнир башланды, анда Мишә авыл җирлеге халкы катнаша. Турнирны ачуда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов катнашты, һәм шулай ук ул да әлеге ярышларда  катнашачак.

 Уен нәтиҗәләре буенча җиңүче күчмә кубок белән бүләкләнәчәк. Турнирда катнашучыларның барысына да төгәл сугуларын һәм җиңел җиңүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International