ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне-буыннар дәвамчанлыгы, иҗади хезмәт кыйммәтләре, өлкән яшьтәге кешеләрнең тәҗрибәсе һәм зирәклеге турында искә төшерү өчен билгеләнгән үзенчәлекле дата. Татарстанда 935 меңнән артык өлкән кеше яши.

1 октябрь – Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм. Мөгаен, бу көннең көз көне бәйрәм ителүе очраклы түгелдер. Җитлеккән, зирәк кешеләрнең яшен еш кына тормыш көзенә тиңлиләр. Бу көн - зирәк, хөрмәтле кешеләргә багышлана.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

"Саба район үзәк хастаханәсе" хезмәткәрләре сәламәтлек саклау ветераннарын Өлкәннәр көне белән котладылар.

Тэги: хастаханә

Районда  узучы традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның юбилейларына багышланган тантана уңаеннан Мичән урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять укытучысы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Сафиуллин Ринат Ислам улы һәм аның тормыш иптәше күп еллар авыл фельдшеры булып эшләгән Тәгъзимә апаны Алтын туйлары белән тәбрикләп, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А, төп мәктәп директоры Шайхлисламов Б.Ф., авыл фельдшеры Зәйнетдинова Гөлшаһидә килделәр. Алар үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр, район хакимиятенең бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук җитәкчелектән дә чәчәк, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

  «Нәфис» фонды Татарстаннан свода катнашучыларның гаиләләрен ярты еллык азык-төлек һәм көнкүреш химиясе запаслары белән тәэмин итте. Хәйрия акциясе республиканың барлык шәһәрләрен һәм районнарын колачлады, ә гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 380 тонна тәшкил итте. Эш ике ай дәвамында – июль ахырыннан сентябрь ахырына кадәр алып барылды. Масштаблы акциянең инициаторы РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский булды.

«Яшьлек» яшьләр үзәге өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.

27 сентябрьдә безнең приют Кайбычта «Өлкәннәр көне " көзге бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Бәйрәмдә безнең приют педагоглары төрле мастер-класслар: тәлинкәләргә рәсем ясау, татар милли тәсбихләре һәм агач шкатулкалар ясау мәйданчыгы оештырды. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева һәм Кайбыч районы Башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин чараның мәртәбәле кунаклары булдылар. Бәйрәм чарасы барышында укытучыларыбыз мастер-классларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, барлык кунакларны һәм халыкны да аларга җәлеп иттеләр, барысы да бу чарада актив һәм рәхәтләнеп катнаштылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

Районда  узучы традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның юбилейларына багышланган тантана уңаеннан, Финанс–бюджет палатасында эшләп, лаеклы ялга чыккан Лида Малих кызы һәм аның тормыш иптәше Ренат Юсуповларны Алтын туйлары белән тәбрикләп, Финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов бүләкләде һәм үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.

Паникасыз - барысы да план буенча.

2 октябрьдә илнең барлык төбәкләрендә хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр. Бер генә минутка радио һәм телеканаллар эфиры алмаштырылачак. Гражданнар оборонасы "Барысына да игътибар!" сигналын шулай бирә.

Өлкәннәр көне уңаеннан Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы шушы бакчада эшләп чыккан өлкәннәрне котлап,бүләкләр тапшырып кайттылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International