ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2026 ел
чәршәмбе

Көн саен теш щеткасына кул сузу гадәти хәлгә әйләнгән. Әмма бу аның артында бөтен организмның эшчәнлегенә йогынты ясаучы зур көч яшеренгән булырга мөмкин. Табиблар искәртә: авыз куышлыгы сәламәтлеге – йөрәк-кан тамырлары системасыннан алып, баш мие эшчәнлегенә кадәр барысына да тәэсир итә.

Тэги: хастаханә

2026 елның 18 мартында Россия Федерациясенә Кырым Республикасын кабул итү һәм аның составында яңа субъектлар – Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре төзү турындагы Шартнамәгә кул куюга 12 ел тула.

14 март көнне Иштуган мәдәният йортында Шекше мәдәният йортының «Нур» театр коллективы Фәнәвил Галиев пьессасы буенча «Корт» спектаклен күрсәтте. Спектакль Саба районы мәдәният учреждениеләре арасында "Теарт-яктылык һәм нур ул!" театр фестивале кысаларында күрсәтелде. Театр куелышын һәм актерларның эшен жюри бәяләде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

18 нче март көнне физика укытучыларының квалификациясен күтәрү курслары кысаларында Гимназия базасында белем бирү стажировкасы үтте. Стажировкада укытучылар өчен һөнәри әңгәмә уникаль мәйданчык оештырылды, дәресләр һәм мастер-класслар тәкъдим ителде. Җанлы аралашу һәм иҗат атмосферасында алар кызыксындырган сорауларны бирә, шәхси эшләнмәләре һәм методик табышлары белән уртаклаша алдылар. Очрашу яңа белем чыганагы гына түгел, белем бирү процессын алга таба камилләштерү өчен дә көчле этәргеч булды.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бүген мәктәбебездә укучыларның сәламәтлекләрен саклау, ОГЭ га әзерлек максатыннан психологлар һәм логопедлар десанты булды. Белгечләр укучыларның сөйләмнәрен күзәттеләр,киңәшләр бирделәр. Шулай ук «Яшәү кыйммәте», «Үз-үзеңә контроль», «ОГЭ га психологик әзерлек» дип исемләнгән  тренинглар үтте

Тэги: Мәгариф идарәсе

17
март, 2026 ел
сишәмбе

Иске Икшермә авылы мәчетендә ифтар

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

15 март көнне Тимершык мәдәният йорты нда балалар арасында «Моңлы сандугач»  балалар җыр бәйгесе үтте.

 

Әлеге бәйгене үткәрү идеясе Ленур Биктимеровныкы. Ул балалар арасында мондый бәйгене үткәрүне күптән хыялланып йөргән. Без мәктәптә укыганда җырчылар күп иде, хәзер аларның балаларына да мөмкинлек тудырасы, сәхнәдә беренче адымнарына этәргеч бирәсе килде - ди Ленур. Һәр катнашучыга бүләкләр, җиңүчеләргә грамота, кубок, бүләкләр әзерләнгән.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары барысы да әзерлек белән катнаштылар. Матур киемнәр киеп, чәчләрен матур итеп ясап, мәгънәле җырлар сайлап, алар сәхнәне гөрләтте. Әлбәттә, араларында музыка мәктәбенә йөрүчеләр дә, әле беренче тапкыр сәхнәгә чыгучылар да бар иде. Без һәр бала өчен сөенеп утырдык, горурландык.

Рәхмәт, Ленур, дәвамлы булсын. Үзенә дә иҗади уңышлар гына телибез. Кем белә, киләчәктә кайсындыр сәхнәдә күрербез бу балаларны, алар күңелендә якты мизгел булып сакланыр бу бәйге.

Тимершык  мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм һәр укучыны аңлап, көйләп алып баручы Альбина Хантимировага зур рәхмәт һәм иҗади уңышлар телибез.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авыл җирлегендә Шәмәрдән МПП ТКХ ААҖ гаризалар нигезендә су белән тәэмин итү системасын  ремонтлый. Алар үз эшләрен вакытында һәм төгәллек белән башкаралар. Әлеге оешма хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге окс ОКС

"Психология-Педагогика хезмәте Кабинеты: һөнәри үсеш һәм үз-үзеңне үстерү пространствосы" дип аталган Психология-Педагогика хезмәте кабинетларының төбәкара конкурсы үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Telegram эшендәге өзеклекләр аркасында, безнең MAX милли мессенджерындага каналга язылырга тәкъдим итәбез. Безнең белән һәрвакыт элемтәдә калырсыз һәм районның төп вакыйгалары белщн хәбәрдар булырсыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International