Психология-Педагогика хезмәте кабинетларының төбәкара конкурсы үткәрелде

2026 елның 17 марты, сишәмбе

"Психология-Педагогика хезмәте Кабинеты: һөнәри үсеш һәм үз-үзеңне үстерү пространствосы" дип аталган Психология-Педагогика хезмәте кабинетларының төбәкара конкурсы үткәрелде. Чараны оештыруда өстәмә һөнәри белем бирү НОУ «Социаль-гуманитар белем бирү үзәге» (Казан), НОЧУ ВО «Психологик-педагогик инновацияләр халыкара университеты» (Мәскәү) һәм дефектологларның төбәкара берлеге (Мәскәү) ярдәм итте. Конкурста Мәскәү һәм Курск өлкәләреннән, Саха (Якутия) Республикасыннан педагог-психологлар һәм укытучы-логопедлар, шулай ук Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Татарстан Республикасының Саба белән Питрәч районнары вәкилләре катнашты. Конкурс йомгаклары буенча ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп - интернаты»  логопеды Халимова Милуяша Рәшит кызы җиңүчеләр рәтенә керде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International