15 март көнне Тимершык мәдәният йорты нда балалар арасында «Моңлы сандугач» балалар җыр бәйгесе үтте.
Әлеге бәйгене үткәрү идеясе Ленур Биктимеровныкы. Ул балалар арасында мондый бәйгене үткәрүне күптән хыялланып йөргән. Без мәктәптә укыганда җырчылар күп иде, хәзер аларның балаларына да мөмкинлек тудырасы, сәхнәдә беренче адымнарына этәргеч бирәсе килде - ди Ленур. Һәр катнашучыга бүләкләр, җиңүчеләргә грамота, кубок, бүләкләр әзерләнгән.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары барысы да әзерлек белән катнаштылар. Матур киемнәр киеп, чәчләрен матур итеп ясап, мәгънәле җырлар сайлап, алар сәхнәне гөрләтте. Әлбәттә, араларында музыка мәктәбенә йөрүчеләр дә, әле беренче тапкыр сәхнәгә чыгучылар да бар иде. Без һәр бала өчен сөенеп утырдык, горурландык.
Рәхмәт, Ленур, дәвамлы булсын. Үзенә дә иҗади уңышлар гына телибез. Кем белә, киләчәктә кайсындыр сәхнәдә күрербез бу балаларны, алар күңелендә якты мизгел булып сакланыр бу бәйге.
Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм һәр укучыны аңлап, көйләп алып баручы Альбина Хантимировага зур рәхмәт һәм иҗади уңышлар телибез.