11 нче апрель көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында балалар өчен, китапханә белән берлектә, "Покорители Космоса" дигән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасының зурлар төркеме балалары үзләре ясаган Җиңү шәмнәрен һәм гуманитар ярдәмнәрен район үзәге Байлар Сабасында эшләп килүче “Солдатка аш” махсус хәрби операциядә булучы хәрби якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю штабына тапшырырга бардылар.
Хөрмәтле Б. Саба ш. т. б. халкы!
2025 елның 18 апрелендә, 9:00 дән 15:00 гә кадәр, авария сәбәпле, Мәктәп урамы, 26-28 адресы буенча үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне сүндерү планлаштырыла.
Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
Килдебәк авылыннан Кәбирова Фәягөл Йосып кызы 16 апрельдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Барлык хезмәтләргә заявканы МСП цифрлы платформасында бирергә мөмкин.
Эшмәкәрләргә ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад " милли проекты буенча гамәлгә ашырыла. «Минем бизнес» үзәгенең Минем Бизнеска | Татарстан Республикасына мөһим өлешен күзәтегез, шулай ук безне «Дзен»да укыгыз
“Яшьлек"яшьләр үзәге Саба районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Насибуллин Ильнур Дамир улы һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Саба бүлекчәсе начальнигы Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы белән укучыларга очрашу оештырдылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.
16 апрель көнне Тимершык авыл җирлеге театр коллективы Евлаштау мәдәният йортында А. Әхмәтгалиеваның "Әйттерерсең әллә ни..." комедиясен сәхнәләштерделәр
13 апрель көнне Түбән Утар авылы клубында, Курсабаш авыл җирлеге үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә, "Кайнана" спектаклен куйдылар. Комедиянең вакыйгалары гади гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә.Артистларның якты һәм шатлыклы уйнавы, залның соклануын уятты.
15 нче апрель көнне Курсабаш авыл җирлеге тамашачылары Саба мәдәният йортында концерт программасы карадылар.