Безнең ФАП фельдшерлары балачагы Бөек Ватан сугышы елларында үткән өлкән яшьтәге пациентларга аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр. Бу кешеләр авыр сынаулар кичергәннәр, якыннарын югалтканнар, ачлыктан интеккәннәр. Шуңа күрә медицина персоналы алар алдында аерым җаваплылык тоя-ул коточкыч вакыйгаларның аларның сәламәтлегенә һәм психологик халәтенә йогынтысын исәпкә ала.
Түбән Шытсу мәктәбенең 6,7 класс укучылары Түбән Шытсу авылы ФАПында булдылар һәм фельдшер һөнәре белән таныштылар. Ф.Р. Сәйфетдинова һөнәрнең нечкәлекләре турында сөйләде.
Бүген Шекше "Акчарлак " балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар, Шекше мәдәният йорты һәм Шекше авыл китапханәсе җитәкчелеге белән берлектә ,Габдулла Тукайның туган көнен искә алу максатыннан, Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт иттеләр.
Югары Шытсу мәдәният йортында үзешчәннәр тарафыннан спектакль тәкъдим ителде. Спектакль тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Әлеге чарадан кергән керем махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә тапшырылды.
Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә йорт эчендә эшләр башкарыла. Төзелешне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.
Башлангыч сыйныф укытучылары өчен республика семинар-практикумы узды
23 апрель көнне Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М.С. социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән «Тынычлык Күгәрчене- Җиңү Күгәрчене» дип исемләнгән акция үткәрде. Әлеге акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана һәм бөтен җир шары өчен тынычлыкның никадәр мөһим булуын күрсәтә. Акциянең максаты: Бөек Җиңүнең нинди бәя белән яулап алынганын онытмаска, аны балаларга җиткерергә, тынычлык, игелеклелек һәм кешеләргә карата ихтирамның әһәмиятен аңлауны ныгытырга.
Тиздән бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне җитә. Шул уңайдан, Шекше төп мәктәбенә “Кәҗә белән сарык” әкияте персонажлары кунакка килде.
Иске Икшермә “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче Шавалиева М.Г “Г.Тукай безнең күңелләрдә” дигән темагага чара уздырды.
Шәмәрдәннең 1 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасы мөдире Давыдова Г.Н. һәм тәрбияче Захарова Т.В. Кукмара шәһәренең икенче номерлы «Чулпан» балалар бакчасында «Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү буенча заманча уен формалары» темасына төбәкара семинар-практикумда катнаштылар.