Г.Тукай безнең күңелләрдә

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Иске Икшермә “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче Шавалиева М.Г “Г.Тукай безнең күңелләрдә” дигән темагага  чара уздырды. Тәрбияче  Габдулла Тукайның тормыш юлы бик кызыклы, мавыктыргыч, аның турында укыган саен укыйсы, белгән саен күбрәк беләсе килүен  балаларга анын эсэрләре һәм китаплары аша аңлатты.  Балалар аның китаплары белән якыннан таныштылар, рәсемнэрен бик теләп ясадылар. Габдулла Тукай – халык тормышын, язмышын, хыял-омтылышларын, моң-зарларын төрле яклап чагылдырган, үз тавышын халыкка ишеттерерлек җанлы тел, көчле сурәт, фикер сөрешенә ятышлы образлар тудырган сәнгатьчә камил әсәрләр авторы ул.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International