Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар анда "Россия-минем тарихым" тарихи паркында һәм Эрмитаж Казан музеенда булдылар.
Олы Кибәче урта мәктәбе яшь армиячеләре МХОда һәлак булган Шириев Илназ Наил улы каберендә булдылар. 2025 елның 8 апрелендә аңа 43 яшь тулган булыр иде. Геройның каберен күрү, баш иеп, аның якты истәлеген хөрмәтләү балалар өчен намус эше иде. Заманында Илназ безнең мәктәптә укыган. Мәктәптә аның тормышына һәм батырлыгына багышланган экспозиция урнаштырылган. Укучылар Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнгән чын герой истәлегенә баш ияләр.
Саба гимназиясенең Беренчеләре кунакта!
9 нчы апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, спорт бүлмәсендә төрле физик кунегүләр башкарылды.
Олы Кибәче урта мәктәбенең укучылары, укытучылары һәм техник персоналы үз территорияләрен җыештыру өмәсенә чыктылар.
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан Юлбат авыл китапханәсе фельдшер белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан «Сәламәт тәндә - сәламәт рух» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
5 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе мәктәп укучылары белән «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты (цифрлы мәдәният блогы) кысаларында рус халык әкияте көненә багышланган «Рус халык әкияте көне» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.