7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан Юлбат авыл китапханәсе фельдшер белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан «Сәламәт тәндә - сәламәт рух» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балаларга физик күнегүләрнең ни дәрәҗәдә файдалы булуын аңлаттылар. Балалар фельдшерның сәламәт яшәү рәвеше турында лекциясен тыңладылар. "7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне"нә багышланган тематик күргәзмә әзерләнде.