22 апрель көнне «Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен "Яңартылган ФГОС НОО таләпләрен заманча эшлекле технологияләр кулланып гамәлгә ашыру" темасына республика семинар-практикумы узды. Семинар кысаларында башлангыч сыйныф укытучылары дәресләр үткәрде, мастер-класслар, дәрестән тыш чаралар күрсәттеләр, докладлар белән чыгыш ясадылар. Семинарга йомгакны «Социаль-гуманитар белем бирү үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесенең педагогика кафедрасы доценты Солтанова Гүзәл Мансуровна ясады.