Бүген Шекше "Акчарлак " балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар, Шекше мәдәният йорты һәм Шекше авыл китапханәсе җитәкчелеге белән берлектә ,Габдулла Тукайның туган көнен искә алу максатыннан, Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт иттеләр.
Кәҗә белән Сарык әзерләгән табышмакларга җавап бирделәр, кызыклы уеннар уйнадылар , Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Бәйрәм соңында балалар яраткан шагыйрь Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын башкардылар.