Милли бәйрәм - Сабантуй бәйрәме алдыннан ҖЧ «Игенче» җәмгыяте белгечләре һәм хезмәткәрләре, авыл алдынгылары , мәдәният хезмәткәрләре Шекше, Алан-Елга, Сәрдә, Иләбәр, Эзмә, Өтернәс авылларында бирнә җыю оештырды. Олыларны, яшьләрне, балаларны берләштереп үткәрелгән йола, быел да оешкан төстә узды.
8 июньдә Россиядә ел саен социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Бу – эш аеруча ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗлар турында кайгырту белән бәйле кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шушы көнне 1701 елда Петр I – хәлсез, ярлы һәм ялгыз кешеләргә ярдәм итү өчен беренче дәүләт учреждениеләрен төзү турындагы Указга кул куя. Бу тарихи документ илебездә социаль яклауның заманча системасына нигез салды.
Балаларны яклау көне-Бәхетле балачак бәйрәме. Балалар җәй башын һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр. "Балачак планетасы" дип аталган күңелле һәм шатлыклы бәйрәм безнең приютта узды. Без бу көнне бәйрәм рухы тудырырга, балаларны күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән сөендерергә тырыштык. Шулай ук аниматорлар белән күңел ачу-уен программасы да узды. Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар. Алар кызыксынып һәм дәртләнеп сорауларга җавап бирделәр, шаян табышмакларны чиштеләр. Конкурслар күңелле һәм мавыктыргыч узды. Бу көнне битараф һәм пассив егетләр булмады, барысы да бик теләп уеннарга кушылдылар. Күңел ачу, көлү һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрә иде. Иганәчеләребезгә ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә эшегездә уңышлар һәм сәламәтлек телибез.
6 июньдә, бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көнендә, рус теле көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн алдыннан Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М.С. балигъ булмаган балалар белән «Әдәби кунак бүлмәсе» дигән темага викторина үткәрде. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: балаларны әһәмиятле вакыйга- рус теле көне белән таныштыру, телләрнең аваз һәм язма үзенчәлекләрен билгеләргә өйрәтү, толерантлык, интернационализм тәрбияләү, сүзлек запасын, дөньяга карашны, фикер эшчәнлеген үстерү, рус телен өйрәнүдә кызыксыну уяту.
Эшчәнлекнең ярдәмчел, шәфкатьле һәм тормыш зирәклеге социаль эшләрдәге кебек мөһим роль уйнаган башка бер өлкәсе дә юктыр.
1 июнь көнне Килдебәк авылында милли йола — Сабантуйга бүләк җыю булып узды
Татарстанда табигатьне саклау прокуроры катнашы белән предприятие су биологик ресурсларына һәм аларның яшәү тирәлегенә китерелгән зыянны компенсацияләү максатыннан су биологик ресурсларын ясалма рәвештә торгызу турында килешү төзеде.
Порталда эшмәкәрләр тарафыннан 1355 типовой хокук бозу очрагы, аларны булдырмау ысуллары, контроль (күзәтчелек) органнары белән үзара эш итү буенча 1300 типовой сорау һәм аларга җаваплар бар.
Иске Икшермәсе авылында Сабантуй өчен бүләкләр җыелды
Өч Нарат авылында Сабантуй өчен бүләкләр җыйдылар