31 май көнне Өч Нарат авылы клубы мөдире авыл халкы белән бергә Сабантуйга бирнә җыю оештырды.Сабантуй мәйданында бүләкләр җыю традициясе төрле урыннарда төрлечә аталса да һәм төрлечә сакланса да, без барыбыз да аны көтәбез. Бәйрәмгә кайбер кешеләр бу йолада катнашу өчен махсус киләләр.