Килдебәк авылында Сабантуйга бирнә җыю

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

 1 июнь көнне Килдебәк авылында милли йола — Сабантуйга бүләк җыю булып узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә мөдире, «Юлбат » авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бүлекчәсе белгечләре һәм җитәкчесе һәм авылның актив кешеләре Сабантуйга бирнә җыюны оештырдылар. Әлеге чарада олысы да, кечесе дә катнашты. Чарада катнашучылар гармунга, тальянга җырлап авылның һәр урамын йөреп чыктылар. Аларны һәр йортта ягымлы елмаеп, бүләкләр белән каршы алдылар, ә балаларны төрле тәм-томнар белән сыйладылар. Балаларга шулай ук җигүле ат арбасында йөрергә дә мөмкинлек булды. Чарада катнашучыларның бердәм һәм тату хезмәте нәтиҗәсендә быел бирнә җыю тагын да матуррак һәм күңеллерәк килеп чыкты. Бирнә җыюда катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, барлык авылдашларыбызны һәм кунакларны Килдебәк авыл җирлегенең 8 июньдә Килдебәк авылы  су  буенда узачак Сабан туена чакырып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International