Район Сабантуенда Финанс-бюджет палатасы бәйрәмнең традицион уенын - «Катыктан акча эзләү» уенын үткәрде. Быел да әлеге уен популярлыгын югалтмыйча, уенда 104 кеше катнашты. Иң башта уен катыктан акчаны таяк белән эзләүдән башланып китте. Уенның әлеге өлеше, хатын-кызлар һәм ир-егетләр категориясенә бүленмичә бәяләнеп, 1,2,3 урын алучылар бүләк Сертификатларына ия булдылар. Алга таба уен борынгыдан сакланып калган гадәт – акчаны катыктан баш белән чумып эзләү белән дәвам итте. Җиңүчеләр ике категориягә – ир-егетләр һәм хатын-кызлар категориясенә бүленеп, тәбрикләнде.
Быел илебездә Ватанны саклаучылар елы икәнен дә оештыручылар истә тотып, хәрби хезмәттә булган ир - егетләр арасында да шулай ук 1,2,3 урыннар билгеләнде һәм җиңүчеләр Сертификатлар белән бүләкләнде. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысын да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләре көтә иде.
Иләбәр авылы “Умырзая” балалар бакчасында барлык балаларның һәм күп кенә өлкәннәрнең яраткан җәйге тәм – томнарына, туңдырмага багышланган көн узды!
Уку вакытлары тәмамланып, Симет мәктәбендә җәйге лагерь башланды.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Саба Сабантуеннан тулырак фоторепортаж түбәндәге сылтама буенча карый һәм үзегезгә яхшы сыйфатта саклый аласыз
7 июньдә "Сабантуй"спорт комплексында иң якты һәм күптән көтелгән халык бәйрәмнәренең берсе-Сабантуй узды. Язгы кыр эшләренең тәмамлануын символлаштырган бу тантана традиция буенча меңләгән кунак һәм катнашучыларны җыйды.
6 июньдә Олы Арташ авылында Корбан бәйрәменә багышланган «Гает коймагы» дигән чара узды. Бәйрәмне хәзрәт Илдар Ралиф улы ачты. Балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды.
Елдагыча бизәлгән атлар бәйрәмебезгә ямь өстәп Сабантуй мәйданын әйләнде. Җигүле атлар - Сабантуй күрке. Элек алар тормышны җигелеп тарткан малкайлар булганнар. Безнең Эзмә авыл җирлегеннән дә ҖЧҖ “Игенче” оешмасы белән берлектә быелгы 2025 нче елгы район Сабантуенда да бәйрәмчә бизәлгән җигүле атны катнаштырды. Йолдыз кушаматлы атны Сафин Ильнар иярләде.