Елдагыча бизәлгән атлар бәйрәмебезгә ямь өстәп Сабантуй мәйданын әйләнде. Җигүле атлар - Сабантуй күрке. Элек алар тормышны җигелеп тарткан малкайлар булганнар. Безнең Эзмә авыл җирлегеннән дә ҖЧҖ “Игенче” оешмасы белән берлектә быелгы 2025 нче елгы район Сабантуенда да бәйрәмчә бизәлгән җигүле атны катнаштырды. Йолдыз кушаматлы атны Сафин Ильнар иярләде.