ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатта Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

16
февраль, 2024 ел
җомга

15 февраль көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә,”Ромашка” ясле-бакча балалары өчен «Муса Җәлил –шагыйрь, герой» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.Китап күргәзмәсе оештырылды, анда аның китаплары һәм мәгълүмати материалы тәкъдим ителде.Китапханәче шагыйрьнең балалар китапларына күзәтү үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үсүе, ничек укуы һәм нинди вакыттан шигырьләр яза башлавы турында тыңладылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә, балаларга гражданлык-патриотик тәрбия бирү максатыннан,  Саба һәм Теләче районнарының хәрби комиссары Закиров Ф.Ф. белән очрашу узды. Ул укучыларны Казан югары танк команда училищесына һәм башка хәрби уку йортларына керү кагыйдәләре белән таныштырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

11 февраль көнне Чабки-Саба авылыннан тыл ветераны Насибуллин Галимулла Насибулла улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Саба муниципаль районында МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л .Н. Гайнетдинова, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. Шәфигуллин, Саба аграр көллияте директор урынбасары Р. Р. Хаҗиев һәм якыннары котлады. Тормыш иптәше белән бәхетле картлык телибез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

10
февраль, 2024 ел
шимбә

9 нче февраль көнне  Сатыш авыл җирлегендә дә “Россия чаңгы юлы 2024” – “Татарстан чаңгы юлы 2024” акциясе кысаларында чаңгы ярышы үткәрелде. Ярышта  мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният йорты һәм авыл клубы хезмәткәрләре актив  катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

5 нче  февраль көнне  Бигәнәй авылы фельдшер акушерлык пунктында   фельдшер Исмәгыйлева Ильмира Зиннәтулла кызы катнашында "Тычкан бизгәге  профилактикасы" дигән әңгәмә уздырылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

2024 нче ел президентыбыз В.В.Путин тарафыннан Гаилә елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебездә Гаилә елын ачу тантанасы булып узды. Чара "Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены форматында үтте. Уенда 9 гаилә катнашты.  Калган гаиләләр исә тамашачылар буларак кунак булдылар. Бәйге 1-11 нче сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

3 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ Сатыш авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хасаншин Г.Ш. катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

30
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

29 гыйнвар көнне  Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Махсус хәрби операцияда катнашучы солдатлары өчен Сатыш авылында "Солдатка аш" акциясе башланып китте. Бу акция башланганнан бирле солдатларыбызга 600 данәдән артык туклыклы аш әзерләнде. Акцияне оештыручы Сатыш авылыннан Садыйкова Гүзәлгә һәм булышучыларга рәхмәт белдерәбез. 

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International