ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

3 март көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбендә Сатыш авыл җирлеге яшьләре арасында Фиджитал - футбол (виртуаль һәм реаль футбол) буенча турнир узды. Турнирда 7 команда катнашты.

1 урын-Барс;

2 урын-Бөркетләр;

3 нче урын-Зилант командалары алды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

2 март көнне Сатыш мәдәният йортында «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сатыш беренчел бүлеге ярдәме белән  хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда барлыгы 11 команда катнаша.

Хатын-кызлар командалары арасында:

1 урын Бигәнәй;

2 урын-Сатыш;

3 урын-Лесхоз-мираж;

4 урын Шытсу;

5 урын-Лесхоз-1;

Ирләр арасында:

1 урын Бигәнәй;

2 урын-Сатыш-1;

3 урын-Сатыш-2;

4 урын-Сатыш авылы мәктәбе;

5-6 урын- Болын очы урамы;

5-6 урынны ViP командасы алды.

Турнирны «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сатыш беренчел бүлеге секретаре Фаил Шәфигуллин оештырды. Шулай ук ярыш спонсорларына рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Аккүл-Бигәнәй авылыннан Зәйнетдинов Айдар кондитерлар һәм кул эшләре өчен азык-төлек силиконыннан молдалар ясый.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге командасы Саба муниципаль районы авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси - команда ярышларында 3 нче урынны алды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

23 февральдә, Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү кысаларында, Сатыш авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар стеласына чәчәк салу тантанасы узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатта Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

16
февраль, 2024 ел
җомга

15 февраль көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә,”Ромашка” ясле-бакча балалары өчен «Муса Җәлил –шагыйрь, герой» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.Китап күргәзмәсе оештырылды, анда аның китаплары һәм мәгълүмати материалы тәкъдим ителде.Китапханәче шагыйрьнең балалар китапларына күзәтү үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үсүе, ничек укуы һәм нинди вакыттан шигырьләр яза башлавы турында тыңладылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә, балаларга гражданлык-патриотик тәрбия бирү максатыннан,  Саба һәм Теләче районнарының хәрби комиссары Закиров Ф.Ф. белән очрашу узды. Ул укучыларны Казан югары танк команда училищесына һәм башка хәрби уку йортларына керү кагыйдәләре белән таныштырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

11 февраль көнне Чабки-Саба авылыннан тыл ветераны Насибуллин Галимулла Насибулла улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Саба муниципаль районында МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л .Н. Гайнетдинова, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. Шәфигуллин, Саба аграр көллияте директор урынбасары Р. Р. Хаҗиев һәм якыннары котлады. Тормыш иптәше белән бәхетле картлык телибез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

10
февраль, 2024 ел
шимбә

9 нче февраль көнне  Сатыш авыл җирлегендә дә “Россия чаңгы юлы 2024” – “Татарстан чаңгы юлы 2024” акциясе кысаларында чаңгы ярышы үткәрелде. Ярышта  мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният йорты һәм авыл клубы хезмәткәрләре актив  катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International