2024 нче ел президентыбыз В.В.Путин тарафыннан Гаилә елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебездә Гаилә елын ачу тантанасы булып узды. Чара "Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены форматында үтте. Уенда 9 гаилә катнашты. Калган гаиләләр исә тамашачылар буларак кунак булдылар. Бәйге 1-11 нче сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде.
3 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ Сатыш авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хасаншин Г.Ш. катнашты.
29 гыйнвар көнне Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты.
Махсус хәрби операцияда катнашучы солдатлары өчен Сатыш авылында "Солдатка аш" акциясе башланып китте. Бу акция башланганнан бирле солдатларыбызга 600 данәдән артык туклыклы аш әзерләнде. Акцияне оештыручы Сатыш авылыннан Садыйкова Гүзәлгә һәм булышучыларга рәхмәт белдерәбез.
Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларына Искечә Яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм чарасы булып үтте. Бәйрәмдә җырлы-биюле тамаша, кызыклы уеннар тәкъдим ителде.
Сатыш авыл китапханәсендә "Журналларда барысы да кызыклы" дигән матбугат күргәзмәсе оештырылды.
Сатыш авылы музей - мәдрәсәсенең Кыш бабайга агач тактага рәсем ясау буенча мастер-классы үткәрелде.
Мамалай авыл клубында Һадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышлап, традиция буенча, җиденче ел рәттән “Мәңге безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир узды.
7 гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдәният йортында 2007 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Яңа Ел турниры булып узды.
Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. һәм Кыш бабай белән җирлектән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләсен Яңа ел белән котлау оештырды.