Сатыш авыл китапханәсендә "Журналларда барысы да кызыклы" дигән матбугат күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче балаларны түбәндәге төшенчәләр белән таныштырды: вакытлы матбугат, мәкалә, журнал, газета, вакытлы матбугатның көн саен, бер атнадан соң, ай саен чыга алуы турында сөйләде. Балалар журналларның ни өчен кирәклеген дә белделәр.