ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

«Спорт җире» Бөтенроссия марафонының муниципаль этабы Байлар Сабасында узды

Тэги: ОДМС

Наркотик чаралар куллану-аерым кешеләрнең, гаиләләрнең һәм тулаем җәмгыятьнең сәламәтлегенә һәм иминлегенә куркыныч тудыра торган җитди социаль-икътисадый проблема. 

Тэги: хастаханә
Өч көн буе өстәл өстендә ак яшеннәр оча, тик тупның очышын күзәтеп өлгер. Әле аскы ягы, әле өске ягы белән, әле ян-яклары белән әйләндереп, әле югары дәрәҗәдә. «Саба-Арена»да «Без бергә» «Ак журавли» өстәл теннисы буенча халыкара ярышлары узды. Хатын-кызлар арасында пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр: Анна Дыкина һәм Самира Дебетеева (икесе дә Казан, Татарстан Республикасы). Икенче баскычка Каролина Привалова (Казан Р.Т.) күтәрелде. Ярышларның җиңүчесе Яна Жадько (Беларусь Республикасы) булды. Егетләр арасында өченче баскычка Үзбәкстан Республикасы спортчысы Хөсәен Искәндәр һәм Самарадан Әмир Баротов чыкты. Икенче баскычка шулай ук Самарадан - Александр Яговкин күтәрелде. Турнирның җиңүчесе Алексей Крот (Беларусь Республикасы) булды. Оештыручылар карашынча, турнир уңышлы узды. Кунаклар, катнашучы командалар вәкилләре Саба районының җылы кабул итүен югары бәяләделәр. Призлы фонд 300000р тәшкил итте. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районының яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Рамазан улы Гарипов, «Саба-Арена» СШ» директоры Артур Фидаелович Багманов катнашты. «Иң яшь» номинациясендә Сәлим Исмәгыйлев (8 яшь) җиңүче булды, Саба районы вәкиле Р.Т. Әхмәтова «Зрительские симпатия» призына лаек булды. “Бердәмлек” номинациясендә Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Беларусь Республикасы командалары дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.
Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

22 июнь көнне Сатыш авыл җирлегендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган хәтер сәгате үткәрелде. Чара обелиск янында узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

20 нче июнь  көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәния йорты белән берлектә “Интернетта куркынычсызлык” темасы буенча мәгълүмати әңгәмә узды .

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

19-22.06.2025 елда Актаныш авылында авыл районнары һәм кече шәһәр укучылары арасында классик шахмат буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. 2017 елгы һәм яшьрәк кызлар категориясендә Батталова Алинә🥇 урын яулады! 2014-15нче елгы кызлар категориясендә Шавалиева Энҗе 4 нче урынны яулады! Вахитов Бәхтияр «Иң яшь катнашучы» номинациясендә бүләкләнде. “Саба-Арена” спорт мәктәбе укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Барыгызны да котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

22 июнь "Хәтер һәм кайгы көне". Бер минутлык тынлыктан Өстәл теннисы буенча "Ялгы лига" башланып китте. 18 дуэт ярышта очрашты. Өченче урынга «Саба-Арена» дуэты - Әлфис Вәлиуллин-Илсаф Латыйпов менде. Икенчесенә - “Имеральд” дуэты Камил Вилданов - Инсаф Гапдерахманов. Лиганың җиңүчесе - «Сәид» хатын-кызлар дуэты - Динара Исмаилова - Екатерина Ищенко.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

22 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлеге бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм эшчеләре "Хәтер шәме" акциясенә кушылдылар. Әлеге акция Хәтер һәм кайгы көненә багышланган иде. Алар шәмнәр яндырдылар, һәйкәл-обелискларга чәчәкләр куйдылар, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Финанс-бюджет палатасы яшьләре "Олимп" стадионында узган Яшьләр көнендә актив катнашты һәм берничә төр ярышларда призлы урыннар алуга да ирештеләр. Кул көрәшендә Айзилә Халикова 2 урынга лаек булды. Городки дип исемләнгән ярышларда барлык кызлар да катнашып карады, ә уңыш Макаева Алсу белән  Саматова Гөлиягә елмайды: алар 1 нче һәм 2нче урыннарны яуладылар. Аркан тартыш ярышында безнең кызлар командасы 4 урын алды. Шулай ук хатын-кызлар арасында көч экстримы буенча да ярышлар үткәрелде. Халикова Айзилә белән Макаева Алсу анда да үзләрен сынап карадылар.  

Шекше авыл җирлегендә «Хәтер шәме» акциясе

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International