20 нче июнь көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәния йорты белән берлектә “Интернетта куркынычсызлык” темасы буенча мәгълүмати әңгәмә узды .Чара барышында катнашучылар ачыктан-ачык һәм яшерен янаулар турында, шулай ук шәхси мәгълүматларны саклау һәм челтәрдә куркынычсыз тәртип ысуллары турында белделәр.Балигъ булмаганнарның иминлеге мәсьәләләренә һәм ата-аналарга интернетта балаларны контрольдә тоту һәм аларга ярдәм итү буенча тәкъдимнәргә аерым игътибар бирелде.Барлык катнашучыларга интернеттан имин файдалану буенча файдалы киңәшләр белән белешмәлекләр бирелде.